⌛"РӘШӘ" ПРЕМЬЕРАСЫНА 3 КӨН КАЛДЫ (ВИДЕОКӨНДӘЛЕК) 23 һәм 24 декабрьдә Галиәсгар Камал театрында "Рәшә" спектакле премьерасы! Әмирхан Еникинең әлеге повесте тәүге тапкыр Камал театры сәхнәсендә. Режиссер - Айдар Җәббаров. Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте 1962 елда язылган. Татар әдәбияты классикасының иң танылган һәм катлаулы әсәрләре рәтенә кергән әлеге повесть заманында темалар яңалыгы, кешенең эчке дөньясын тирән һәм нечкә итеп сурәтләве белән укучыларда зур кызыксыну уята. Әсәр 1943-1945 елларны үз эченә ала. Вакыйгалар барган урын — Казан шәһәре - Татар АССР башкаласы. Ир-ат һәм хатын-кыз. Ир эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы, ә гүзәл зат шәһәр филармониясе солисткасы. Сәүдә хезмәткәре һәм артист. ⌛ДО ПРЕМЬЕРЫ СПЕКТАКЛЯ "МАРЕВО" ОСТАЛОСЬ 3 ДНЯ (ВИДЕОДНЕВНИК) 23 и 24 декабря в театре Галиасгара Камала премьера спектакля «Марево»! Первая в истории постановка повести Амирхана Еники на сцене театра Камала. Режиссер Айдар Заббаров. Повесть Амирхана Еники «Марево» была написана в 1962 году. Она входит в число самых известных и сложных произведений классика татарской литературы, которая вызвала огромный интерес среди читателей новизной тем, глубиной и тонкостью изображения внутреннего мира человека. Действие повести захватывает период с 1943 по 1945 год. Место действия — Казань — столица Татарской АССР. Он и она. Начальник ОРС (Отдела рабочего снабжения) при крупном предприятии и солистка городской филармонии. Работник торговли и артистка. Билеты➡https://kamalteatr.ru/tat/about-the-theatre/repertoire/r-sh-marevo/ ☎293-03-74

Теги других блогов: театр спектакль премьера