Камал театрында Айдар Җаббаровның “Рәшә” спектаклен карадым. Айдар Җаббаровның үзенчәлеге тирән әсәрләр куюда. Аның спектакльләрендә тулы картина күз алдына килеп баса. Җанны борчый торган сорауларны бөтен чынбарлыгы белән каршыга китереп куя һәм тормыштагы ачы чынбарлыкны күреп шаккатып утырасың. “Рәшә” – әнә шундый әсәр. Режиссерның осталыгы аның көчле әсәр һәм көчле актерлар сайлый алуда да: шул ук вакытта шәп режиссер ул әсәрне дә, актерларны да яңача ача ала. Бу спектакльдә бөтен тирәнлеге белән Әмирхан Еники генә түгел, бүгенге заман да ачылган. Алай дип язганга Әмирхан Еники җанатарлары кизәнә күрмәсен: әмма миңа бу спектакль язучының шушы әсәренә караганда да тирәнрәк тоелды. Ни өчен икәнен дә әйтәм: Еники әсәрләре дигәндә күпләр беренче чиратта “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады”, “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”ны атый. Минем дә алары күбрәк истә калган. Бу спектакльдә финал күпкә фаҗигалерәк һәм геройлар, аларның язмышы тормышчанрак кебек. Моны аңлатып та була: Еники сугыш заманында кесә калынайтып йөргән адәмнәрне совет заманында бөтен чынбарлыгы белән сурәтли алмагандыр. Еникидәге Зөфәр кешелеклерәк, әйтүемчә, азагы да алай фаҗигале тәмамланмый. Спектакльдә Еникинең “Рәшә” һәм “Бер генә сәгатькә” әсәрләре куелган. “Рәшә” спектаклендәге артистлар “Бер генә сәгатькә” спектаклен куя: әсәр шуннан башлана. Әмирхан Еникинең теле инде! Тәмле, тышы кып-кызыл, эче алсу сусыл алмалар өләшәләрмени: колакны иркәли. Анда күп кенә “каләм тибрәтүчеләрнең” (шулай язалар бит инде) тешкә сарыла торган ясалма ялагай теле дә юк. Сурәтләүсез коры сөйләп чыгу да түгел - үзеңне сукаланган басу юлыннан велосипедта баручы бичара дип тә хис итмисең. Менә бу чын әдәби татар теле! Менә бу безнең татар теле! Менә шушындый татарча язучы язучыларыбыз тусын иде безнең. “Бер генә сәгатькә” әсәрен уйнаган барлык геройлар да бик ошады, аерып әйтер идем Олег Фазылҗановны. Бабайның карчыгын сукранып сүгүе, улы белән хушлашканда читкә карап күзен сөртүе – әйтеп бетергесез фаҗига белән сурәтләнә. Елап карады тамашачылар сугышка баланы озату күренешен. Ә инде сөйгәнен озатырга өлгерә алмаган Заһидә, бөтен дөньясына үпкәләп “Кайтмыйм!” дип ни рәвешчә әйтә! Бер генә сүз әйтә героиня, ә ничек итеп! Гүзәл Шакирова, рәхмәт бу матур роль өчен! Ул төп героиня – Рәшидәне дә уйный. Бик матур һәм эчтәлекле. Аннары инде “Рәшә” башланып китә. Еникидән аермалы буларак, Рәшидә – гади артистка, аларны җыештырып йөри торган труппа җитәкчесе Яруллин (Фәннүр) бар. Ә Зөфәр – ни рәвешчәдер сугышка бармый калган сәүдә хезмәткәре. Башкалар бер кисәк икмәккә тилмергәндә ул колхоз председательләре белән бергә капчык-капчык ашлык озата, акчаларын исә өенә алып кайтып яшерә. Урлашкан кәгазьләрен ертып ташлый бара. Аның әнисенең дә урлаганны бик яхшы сеңдерә торган карчык икәне, абыйсының да бик шома егет икәне соңрак ачыклана. Рәшә шундый әйбер – аны фотога төшереп булмый. “Марево” була русчасы. Рәшә ул безнең якларда була торган мираж дип әйтергә була. Кырларда күренә ул эссе чакта. Асфальт юлда шәп күренә – ераккарак карасаң, юлда су бар кебек тоела. Кызган җирдән һава тибрәлеп күтәрелә һәм көзге кебек ялтырый, менә шул рәшә инде. Барган саен ерагая бара ул. Еники менә шулай хыялындагы матур тормышка алданып яшәгән Рәшидә турында әсәр язган. Кыз бу тормышның үз хыялында гына икәнен белсә дә, чынбарлыкны кабул итми. Ә инде җылы көннәр бетеп, рәшә бөтенләйгә юкка чыга, Рәшидәнең дә тормышына нокта куела... Әйткәнемчә, Еникидә башкачарак – Рәшидә һәлак булмый, ул башка шәһәргә китәчәген әйтә, Зөфәр Казандагы театрда калырга ярдәм итмәкче була, әмма кыз “Үзеңә кирәк булгач кына ярдәм итәсең, син минем күптән эш эзләп йөрүемне белә идең бит”, - дип бергә була алмаячакларын әйтеп, өйдән чыгып китә. Ә Җаббаровта тормыш рәхимсезрәк - Рәшидә көймәгә утырып китә, сәхнә әйләнеп килгәндә инде ул буш... Спектакль шуның белән тәмамлана да – алкышлар, алкышлар... Театрда гадәттә кара көчләр җәзасын ала, хэппи энд: әшәке кеше җәзасын алды, әйбәт кешеләр кавышты, бик матур булды. Укучы да, тамашачы да шундый әсәрләрне күбрәк ярата – тормышның якты булуы йөрәкне җылыта. Тәнәфескә чыккач та тамашачылар шулай сөйләшә – әйбәт булып бетсен иде инде... Өстәвенә спектакльдә тамашачыны шулай булачак дип кыздырып торалар – Зөфәр “заманы шундый, акчаны тотып булмый” дип гел сукрана. Әмма бөтен кеше көткәнчә бетсә, Җаббаров буламы соң ул? Сугыш вакытында, кешеләр бер телем ипи, бер кисәк май өчен тилмергәндә складлап кына ашлык озаткан Зөфәр үз җәзасын алса – өе дөрләп янса, башка фаҗига булса, ул тормышчан булмас та иде. Аңа берни дә булмый. Урлаганы үзенә кала. Урлаганны сеңдергән әнисе дә исән-сау, зур өйдә, бәхетле картлык кичерә, сугыштан вагоны белән трофей төяп кайткан туганы да сау-сәламәт... Тормышта чынлыкта шулай бит инде – җәзасын бик сирәкләр генә күрә. Без күреп торабыз – кешеләр никадәр генә “Ходай күрә ул” дип үзләрен юатса да, урлаганнар сеңдерә бара, бер дә алай тилмерми гомер кичерә бирә. Әллә шулай түгелме? Дөрес, спектакльдә бер тирән фәлсәфә бар инде анысы, Зөфәр күрәчәк казаны режиссер аз гына бирә – калганын тамашачы үзе фаразлап бетерә ала. Ир, атасы бай булганы өчен яратмаган кешесенә өйләнә, киләчәктә аның бу матди байлыгының бер куанычы да булмас, мөгаен, гомере буена шул акчаларына гына куанып гомер асрар, ә Рәшидә инде юк – алар бергә йөзгән көймә инде буш. Һәм ир әле шушы фаҗигале үлемнең дә сәбәпчесе, ул, никадәр генә каты бәгырьле кеше булса да, аны аңлаячак бит инде. Зөфәр ролен бик оста итеп Алмаз Борһанов уйный. Аның өстенә кигән киеме генә дә шома малай икәнен күрсәтеп тора. Андый шома кешеләрне сез үзегез дә беләсез. Һәркайда бар алар. Һәм әсәр шулкадәр актуаль дә бит әле. Менә хәзер дә берәүләр каза күрә, шуның өстәвенә әле соңгы акчаларына якыннарына ярдәм итәргә тырыша, тегесе-бусы... Бераз заманалар үткәч күрербез әле без дә бу заманда форсаттан файдаланып кемнәрнең баеп калганын... Әллә андый Зөфәрләр юк дип уйлыйсызмы хәзер? Әле ул заманда каракларны атканнар, ә алар барыбер булган. Ә хәзер андый җәза да юк – акчасы булганнарга бөтенләй дә җәза юк. Фәннур Мөхәммәтҗановның һәм “актрисалар төркеменең” ашаулары шулкадәр кызык та, кызганыч та. Сугыш заманында да бит артистлар шулай килгән – ул чакларда мәктәп укучысы булган әни дә сөйли кечкенә генә бер авылга килгән Җәваһирә Сәләхованы. Катып-тилмереп йөргән инде ул бичаралар. Үзләре шук, үзләре кирәк кадәр генә хәйләкәр дә, әрсез дә артистларны карап утыруы бик кызык. Артистларның спектакль эчендәге спектакльдә: “Сугышлар бетсен, якыннарыгыз әйләнеп кайтсын!” дигәнен тамашачы алкышлады, “Амин!” дип теләкләр әйттеләр. Театрда булса да, бер минутка да уйдан китми берни дә. Китә дә алмый. Фирая Әкбәрова бик көлдерде. Чын авыл әбисе инде! Төнлә яшьләрне тикшереп комган белән йөрүләре генә дә ни тора! Спектакльнең иң күп өлешен сәхнәдәге тимер складлар бизи. Алар – Зөфәрнең урлаганнарын күрсәтер өчен дә кулланыла, театрга эшкә алмагач, Рәшидәнең капланып елый торган коймасы да шул, әсәрнең авыр атмосферасын да шулар күрсәтә. Ул зур складлар күңелне ничек басып тора. Театр артистлары ул бөтенләй башка катлам инде. Ничек итеп бииләр алар! Ничек итеп җырлыйлар! Авылларга йөри торган труппа - өч “җырчы кызның” бит һәммәсе сәхнәгә чыгып җырлый алырлык. Әле алар куанып та җырлап күрсәтәләр, елап та җырлый соңыннан Рәшидә. Айдар Җаббаров Зөфәрнең дустын - Еникинең Хәмитен телсезгә әйләндергән. Аны Эмиль Талипов башкара. Искиткеч! Аның кулларын болгап сөйләшүе үзе бер кәмит. Зөфәр йорт сатып алганда алар тамашачы янына да төшә. Әкәмәт комедия куя Талипов. Бик-бик кызык! Зөфәр бит әле ул үзенә йорт сатып алырга булышкан мескен бабайны (Әсхәт Хисмәт) да алдый, тамашачы әле шул алдаганы өчен дә аңа җәза көтеп утыра. Монда да тормыштагыча – берни дә булмый бабайны төп башына утыртканы өчен. Бик матур гына итеп сатып алып кереп утыра ул яңа йортка. Ә ул мескен бабайның киемнәрен күрсәң! Ул башлыгының рәвешен генә булса да бер күрегез. Ай-яй, каян уйлап чыгарып бетерәләр барын да. Аннары спектакльдә бу заман белән аваздаш тагын бер күренеш бар. Зур кабинетлардагы түрәләр белеп торалар Зөфәрнең карак икәнен. “Күзәтеп барабыз сине”, диләр. Әмма аны үзләренә эшкә чакыралар. Карга карганың күзен чукымый ди татар бу очракта. Югарыдагыларга да шундый карак кирәк. Димәк, үзләре дә шундый ук кешеләр. Ә халык гаделлек көтеп утыра... Моның урлаганы тишелер, тотарлар... Тотылмый. Аны кисәтәләр – “моннан соң урлаганыңны яшереп йөр”. Шул гына. Юк. Монысы да үтеп китә. Спектакльдә искиткеч мизгелләрнең берсе – Илдар Хәйруллинның кияү (Зөфәр) белән очрашуы. бу спектакльне Илдар Хәйруллинның карашын күрер һәм тавышын ишетер өчен генә дә карарга барырлык. Ничек алай карый ала ул, әйтегез әле ә? Берни әйтмичә генә дә тамашачыны егылып көләрлек хәлгә җиткерү зур таланттыр инде ул. Булачак кияү Зөфәрне ошатмый бабай, шуны бик шәп итеп күрсәткән Илдар Хәйруллин. Ә менә булачак әби (Люция Хәмитова) ошата. Ул эпизод та көлеп үләрлек. Күзен ала алмый булачак киявеннән әби, хәтта чәйне дә синхрон рәвештә эчәләр. Бик күңелле, бик кызык. Кечкенә генә рольләр, ә ничек истә кала торган итеп башкарыла! Спектакльнең музыкасын аерып әйтеп була. Бик уңышлы. Кабат-кабат тыңлыйсы килә торган музыка. Күңелне күтәрә торган җиңел музыкасы да бар, сагышлысы да, авыр тойгылар тудыра торганы да. Бер генә әйбер бар – спектакльне бераз кыскартырга кирәктер бәлки. Шәхсән мин үзем рәхәтләнеп карадым, әмма кеше арый, шуны искә алып, бер ярты сәгатен кыскыртырга була. Анда кыскартырлык урыннар бар. Шул ук Симонов шигырен генә булса да өч строфага калдырырга була. Һәм тагын бер күңелгә килгән фикер. Шул көнне үк “Яңа татар пьесасы”ны нәтиҗә ясалды, җиңгән драматургларга бүләкләр бирелде. Жюри составында булу сәбәпле, мин дә укыдым быел пьесаларны. Менә Әмирхан Еники әсәрләре белән чагыштыру туды шунда ук күңелдә. Юк иде шул кызганыч бәйгегә килгән әсәрләр арасында шундый тирәннәре, теле шундый матур, бай булганнары. Әгәр андый әсәрләр булсамы? Их, ничек яхшы булыр иде! Еникиләр сирәк туадыр инде ул. Шуңа да безнең алтын классигыбыз бит ул. Еники әсәрен сәхнәгә куйган Айдар Җаббаровка хөрмәт һәм мактаулар! Бу егет татар театрын ташлап әллә кайларга, Мәскәүләргә китеп югала күрмәсен берүк. Камал театрына, режиссерга, актерларга, спектакльне куюда катнашкан һәркемгә – афәрин. Искиткеч спектакль куйгансыз, рәхмәт. Һәркем барып карый күрсен бу спектакльне. Бу әсәрнең нәкъ шушы көннәрдә – дөньялар тыныч булмаган, әсәрдә вакыйгалар барган чорда куелуы да игътибарга лаек. Бу тамашачының күзен ачу өчен бер кисәтү кебек – карагыз инде ни икәнен дөньяның! Нинди кешеләр бар икәнен күрегез. Нәкъ Тукай язганча: “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр”, театр — яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә. Видеолар спектакльдәге атмосфераны күрсәтү максатыннан гына куелды. #камалтеатры #рәшә #айдарҗаббаров